6 март 2019 яңалыклары
-
Очрашу урыны – «Авангард»
Бу якшәмбе, 10 мартта, Яшел Үзән халкы Май чабу, ягъни Масленница бәйрәмен зурлап «Авангард» стадионында бәйрәм итәчәк.
-
10нчы гимназиядә узган конференциядән
Кичә, 5 мартта, шәһәребезнең 10нчы гимназиясендә «Тел гыйлеме һәм әхлакый эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дип аталган яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XVII халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды.
-
Татарстан спортчысы Универсиадада сноуборд буенча алтын медаль яулады
Татарстан вәкиле Милена Быкова Красноярскида узган ярышларда параллель слалом дисциплинасында беренче булды.
-
Хатын-кызлар көне уңаеннан
Олы Ачасыр мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчәннәр театры 8 март көнне Флорид Бүләков әсәре буенча куелган «Әбиләргә ни җитми» спектаклен тәкъдим итәчәк.
-
Кар узган елга караганда күбрәк чыгарылган
2019 елгы кышка нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: Яшел Үзән урамнарыннан кар 1,5 тапкырга күбрәк чыгарылган.
-
Газета чыкмый!
Җомга 8 март, бәйрәм көне туры килү сәбәпле, «Яшел Үзән»нең киләсе саны 13 мартта чыгачак.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җил вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерә
Бүген, 6 мартта, төнлә һәм көндез республика территориясендә көчле җил, томан, урыны белән буран булырга мөмкин.
-
6 март – яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары (ЮИД) оешкан көн
ЮИД хәрәкәтенең тарихы 1973 елның 6 мартыннан башлана. Ул вакытта ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретариатының ярашлы карары да чыгарыла.