Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җил вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерә

Бүген, 6 мартта, төнлә һәм көндез республика территориясендә көчле җил, томан, урыны белән буран булырга мөмкин.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һава торышы бозылганда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә.

«Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча 6 мартта, республикада секундына 10-15 метрга, урыны белән 17-22 метрга кадәр тизлектәге  көчле җил, томан булуы көтелә. Кайбер районнарда бозлавык һәм кыска вакытлы буран булырга мөмкин», – дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һәм кунакларга көчле җил булганда өйдән чыгып йөрмәскә киңәш итә. Җилдән качу өчен җир асты кичүләренә төшәргә кирәк. Биек агачлар, реклама такталары, бина диварлары янында яки җәмәгать транспорты тукталышында торырга ярамый. Электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләре янына килү үлемгә китерергә мөмкин.

Автомобиль йөртүчеләргә томанда куркынычсыз тизлек хәрәкәте сайларга, кинәт тормозга басудан, кискен маневрлар ясаудан һәм полосалар буйлап күчүен чикләү киңәш ителә.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев