Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

6 март – яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары (ЮИД) оешкан көн

​​​​​​​ЮИД хәрәкәтенең тарихы 1973 елның 6 мартыннан башлана. Ул вакытта ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретариатының ярашлы карары да чыгарыла.

ЮИДчылар үзләренең 46нчы туган көнендә юл иминлгеген пропагандалау буенча төрле чаралар уздыра. Бу көнне генә түгел, һәр көнне яшь инспекторлар юл йөрү кагыйдәләренүтәргә кирәклеген пропагандалый. ЮИДчылар дәүләт автоинспекциясенең төп ярдәмчеләре булып тора.

5 мартта 14нче лицейда  шушы көн уңаеннан чара уздырылды. Укытучы Наталья Гафиятуллина  яшь инспекторлар отрядларының барлыкка килү тарихы турында сөйләде, юл кагыйдәләрен белүгә викторина булды, “Сакла” сайтыннан алынган мульти-медиаматериаллар кулланып, интерактив уеннар оештырылды. ЮИДчылар “уткайтаргыч” эксперимент та күрсәтте. Автомобиль фаралары урынына фонарь кулланылды.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Юлия Леонтьева һәм  “БДД” ГБУның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова 14нче лицейда балаларның активлыгын һәм педагогларның системалы эшен билгеләде. Чара ахырында Бөтендөнья яшь инспекторлар хәрәкәте оешуга багышланган бәйрәм флэшмобы да булды.

Юлия Леонтьева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев