БАТЫР ЙӨРӘКЛЕ ЗӘЙНӘП
«Вахитов»тан чыккач, ул Свияжск бистәсендә откормочный совхозын җитәкли. Анда да тәртип кертә Зәйнәп. Ике ел эчендә совхоз республикадагы шундый утыз алты хуҗалык арасындагы ярышта борын төртә. Элек хуҗалыктан качып киткән руслар да: «Зәйнәп Садыйковна, зинһар, мине эшкә ал!» дип артыннан калмый ялынып йөри башлыйлар...