Безне зурлаулары өчен Аллаһның рәхмәте яусын!
Әйтәм әле

Безне зурлаулары өчен Аллаһның рәхмәте яусын!

Укучы фикере.

Зур Өтәктән булам әле, кызым. Газетагызны һәр җомга көтеп алам, яратып укыйм. Шатлыгым белән уртаклашырга шалтыратуым. Һәр ел, Өлкәннәр көне уңаеннан, авылыбыз хәзрәте Камил Зәйнуллин, клуб мөдире Гөлфания Фәттахова белән олыларга күчтәнәчләрен таратып, матур сүзләрен әйтеп, изге теләкләрен теләп, йорт саен йөреп чыга. Шөкер, пенсиябез ай саен килеп тора, мохтаҗлык кичермибез. Тик шулай да олы кешене менә шушы кадер-хөрмәттән, игътибардан күңеле була да инде. Безне зурлаулары өчен Аллаһның рәхмәте яусын үзләренә. Изге гамәлләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. 


Нет комментариев