Илсөя Садыйкова фотолары
Ильяс Гыймадовның клубка бүләге
Яшел Үзән шәһәре депутаты, "Меценаты" хәйриячеләр берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов "Яңарыш" яшьләр яшүсмерләр клубында булды. - Без депутатыбыз Ильяс Фәизовичка февраль башында мөрәҗәгать иттек, - дип шәрехли яшүсмерләр клубы мөдире Диләрә Мортазина. - Безнең иҗади остаханәгә трикотаж белән эшләп була торган тегү машинасы кирәк иде. Инде бер атнадан безнең хыялыбыз тормышка ашты. Бүген Ильяс Гыймадов клубка килеп, яшьләр белән аралашырга булды.
Нет комментариев