Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
фото

Яшел Үзән районы юлларында үлем 5 тапкырга арткан

31 март 2023, 15:13

606

0

4

Нәкъ менә бу күрсәткеч ЯҮМР юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттан тыш утырышына сәбәп булды. 2022 елда беренче кварталда бер кеше һәлак булса, бүгенге көндә шул вакыт аралыгында бездә инде 5 кеше үлгән. Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ башлыгы Рамил Идиятуллин билгеләп үткәнчә, аварияләрдә гаепле булган барлык шоферларның да йөртү стажы бер елдан да артмый. Автомәктәпләргә карата законлы сорау туа.

Бу турыда тулырак газетабызда чыгачак мәкаләдә укырсыз.

Утырыш бүләкләү белән тәмамланды. Республика дәрәҗәсендәге Рәхмәт хатлары белән

Рәисә Вәли кызы Афанасьева
Зөлфия Вазыйх кызы Шакирова
Наталья Ивановна Гафиятуллина бүләкләнде.

Хезмәтегез өчен рәхмәт! 

 

Илсөя Садыйкова фоторепортажы

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев