Узган атнада 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган
ЮХИДИ

Узган атнада 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган

Шуларның 35ендә матди зыян китерелгән. 1 очракта кешеләр имгәнгән. 8 йөртүче исерек килеш тотылган.

Гайдар урамында «Пежо 308» автомобилен йөртүче 43 яшьлек ир, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуы нәтиҗәсендә, «ВАЗ-2114» автомобиле белән бәрелешкән. «Пежо» йөртүченең кулбаш сөяге сынган. Аны Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр. Ә «ВАЗ» йөртүченең бот һәм табан сөякләре сынган. Аны шулай ук хастаханәгә алып киткәннәр.


Нет комментариев