Татарстан ДАИ түләүле трассада юл-транспорт һәлакәтеннән соң юл хезмәтләрен тикшерү өчен материаллар әзерли
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Казан - Әлмәт трассасының түләүле участогында юл хезмәтләренә планнан тыш тикшерү уздыру максатында прокуратурага җибәрү өчен материаллар әзерли.
Бу хакта “Татар-информ”га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
4 гыйнварда Чистай районында үлем очрагы булган. Шали - Баулы юлының 27 нче километрында якынча ун машина бәрелеште, шул исәптән йөк машиналары. Дүрт кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр бар.
Хәзер республика Дәүләт автоинспекциясе әлеге юлга хезмәт күрсәтүче юл хезмәтләре эшчәнлегенә планнан тыш тикшерү уздыру өчен документлар әзерли. Тикшерү Татарстан прокуратурасы белән килешкәннән соң узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев