Курыкмыйсың икән, җавап бирәсең
Яшел Үзән автоинспекторлары юлларда исерек хәлдәге автомобильчеләрне тиз арада тоткарлау буенча тикшерүләрне даими уздыра. Шуңа карамастан, законны санга сукмаучы тәртипсезләр һәрдаим очрап тора. Аларны 2 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителүләр дә, штрафлар да куркытмый. Курыкмыйсың икән, җавап бирәсең инде.
Күптән түгел, планлы тикшерү барышында шикләнелеп, автомобиль йөртүчеләр – А.С.Мухин һәм Е.С.Рогожкин тоткарлана. Ә инде, белгәнебезчә, инспекторларны алдап та, алардан качып котылып та булмый. Салмышларны профессионаллар бер чакрымнан «күрә». «Мин айнык», – дип, син аннан соң исбатлап кара. Ул очракта сизгер инспекторларга төрле заман приборлары ярдәмгә килә. Медицина тикшеренүеннән баш тартсаң, сине барыбер җәза көтә.
Шуңа күрә, хөрмәтле автомобильчеләр, колакларыгызга киртләп куегыз: барыбер тотылачаксыз. Ә бит тотылмауның иң гади ысулы – рюмка бушатмыйча гына, тыныч күңел белән юлга чыгу, яисә салмыш булсаң, тәпи-тәпи атлау. Үз аякларында булганнарны, тәртип бозмасалар, беркем дә тоткарларга тырышмас.
Югарыда әйтелгән гаепләнүчеләргә РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча беркетмәләр төзелә һәм судка җибәрелә.
Бүгенге көндә Мухин да, икенчесе – Рогожкин да 1 ел 6 айга йөртү хокукларыннан мәхрүм. Өстәп – 30 мең сум штраф.
Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Нет комментариев