Юл хаталарны гафу итми
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу да үлем очракларына китерә.
Фото: ясалма интеллект
Йошкар-Ола – Яшел Үзән трассасында йөртү таныклыгы булмаган яшь егет тизлекне арттырып, басып торган йөк машинасына килеп бәрелә. Аның пассажиры – 21 яшьлек егет юл һәлакәте чыккан урында ук һәлак була. Карамалы Тау – Албаба юлында да фаҗига теркәлә: караңгы участокта яктырткыч элементлары булмаган җәяүлене бәрдерәләр. Табиблар килгәнче ул җан бирә.
5 – 11 гыйнварда 141 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 55ендә матди зыян китерелгән. Юл фаҗигаләрендә 1 кеше һәлак булган, 1се җәрәхәтләнгән. 10 йөртүче исерек килеш тотылган.
Васильевоның Гагарин урамында «Лада Веста» автомобилен йөртүче 62 яшьлек ир, машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, 64 яшьлек ир йөртүендәге «Рено Дастер» автомашинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада Веста» йөртүченең баш мие җәрәхәтләнгән, кабыргалары сынган. Аны травматик шок хәлендә Казан хастаханәсенең реанимация бүлегенә госпитализацияләгәннәр.
Королев урамының 23нче йорты янында «Опель Астра» автомобилен йөртүче 25 яшьлек ир, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуы нәтиҗәсендә, «Шевроле Круз» автомобиле белән бәрелешкән. «Шевроле»ның пассажиры – 6 яшьлек баланы Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев