Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймыйк: «Халык инспекторы» кушымтасы мөмкинлекләре

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Рамил Идиятуллинның «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы турында мөрәҗәгате.

Илсөя Садыйкова фотосы

«Халык инспекторы» мобиль кушымтасы – юлларыбызда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле ысулларының берсе. Юл хәрәкәтенә иҗтимагый контроль бик кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу турында хәбәрләр кергәч, Дәүләт автоинспекциясенең вазыйфаи заты хәбәрдә чагылдырылган барлык хәлләрне, мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерә.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы буенча, административ хокук бозу турында эш кузгату өчен нигезләрнең берсе – физик затларның административ хокук бозу вакыйгасы булуы турында хәбәрләре һәм гаризалары. «Халык инспекторы» аша керүче хәбәрләр дә эш кузгату өчен нигез булып тора. Бу очракта кушымта – юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу турында мәгълүмат тапшыру коралы, ул хокук бозуларны урын һәм вакытны автоматик рәвештә билгеләп теркәргә мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә «Халык инспекторы» 18 категория буенча хәбәрләр кабул итә:

  • Җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулау
  • Кызыл утка узу
  • Туктау сызыгыннан чыгу
  • Каршы полосада хәрәкәт итү
  • Каешны эләктермәгән килеш хәрәкәт итү
  • Хәрәкәт вакытында телефон куллану
  • Автобус полосасында хәрәкәт итү
  • Юл читеннән хәрәкәт итү
  • Тротуар буйлап хәрәкәт итү
  • Киртәгә терәлү
  • Икенче рәттән туктау
  • Билге астында туктау яки машинаны калдыру
  • Инвалидлар урыннарында машинаны калдыру
  • Җәмәгать транспорт чаралары тукталышында машинаны калдыру
  • Тротуарда машинаны калдыру
  • Тыелган билге астында сулга борылу
  • Җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулау
  • Велосипедчылар полосасында туктау

Бу чара күп кенә гражданнарны җәлеп итәр, шуның белән машина йөртүчеләр тарафыннан ЮХИК үтәлешенә даими контроль тудырылачак.

Шул ук вакытта транспорт белән идарә итү вакытында мобиль кушымтаны кулланырга һәм административ хокук бозуларны теркәргә катгый тыела. Бу юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Исегезгә төшерәм: хәрәкәт вакытында машина йөртүче тарафыннан телефон куллану өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.36.1 маддәсе буенча җаваплылык каралган (1500 сум штраф).

Бу кушымтаны куллану юл хәрәкәте катнашучыларының хокукый аңын күтәрер һәм Татарстан юлларында аварияләрне киметә алыр дип ышанам.

Барлык юл хәрәкәте катнашучыларына мөрәҗәгать итәм! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәгез! Исегездә тотыгыз: юллардагы иминлек һәрберебезгә бәйле.
 

Рамил Идиятуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев