Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юл-транспорт фаҗигаләренең күпчелеге исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре салмыш автомобильчеләрне ачыклау һәм юлларда тәртипсезлекләрне булдырмау өчен планлы тикшерүләрне дәвам итә. Мондый рейдларның даими уздырылуын белсәләр дә, кайбер тыңлаусызлар үз гамәлләрен кылудан туктамый.

Статистикага караганда, Исерткеч эчемлекнең исеме үк аңлатканча, «син айнык түгел», «син бик куркыныч», «син фаҗига чыганагы», «акылга утырырга вакыт» һәм башка бик күп сүзтезмәләрне атарга булыр иде. Шушы урында тукталып, күптән түгел җәмәгать судьялары чыгарган карарларга күз салыйк. Шуларның берсе – В.М. Бочкарев, икенчесе – И.А.Яшин. Аларның икесе дә автоинспекторлар тарафыннан исерек хәлдә тотыла. Аларга РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча беркетмә төзелеп, эшләре судьялар каравына җибәрелә. Машиналар штрафтукталышка илтеп куе­ла. Бер авызыңны тыя алмау аркасында күпме мәшәкать, күпме хезмәткәр төп эшеннән аерылган, күпме вакыт исраф ителгән. Күрсәтелгән хезмәтләрне чын-чынлап исәпли башласаң, болар түләгән 30 мең сум штраф бер тиенгә дә тормый. Гаепләнүчеләрнең икесе дә йөртү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм ителгән.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев