Яшел Үзәндә 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергәннәр
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергәннәр

18 – 24 майда 135 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»

Шуларның 33ендә матди зыян китерелгән. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Яшел Үзәннең Бакый Урманче урамында «Кио-Рио» автомобилен йөртүче 47 яшьлек ир, ишегалдыннан чыгып барганда 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Яшүсмер юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, тротуар булса да, автомобиль юлыннан барган. Кулбаш сөяге сынган велосипедчыны травматология бүлегенә озатканнар. 


Нет комментариев