Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 36 җинаять теркәлгән. Шуларның 23е – шәһәрдә, 13е районда булган

20 җинаять ачылган, 16сы – «кайнар эздән». 1 талау, 26 урлау, 2 мошенниклык булган.

Тимер юл вокзалы станциясендә 55 яшьлек ирнең телефонын, ашыгыч ярдәм чакыртабыз дип, сорап торганнар да урлап алып киткәннәр. Моны Карамалы Тауда яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз кылган.
Комсомольская урамындагы кибеттән билгесез зат 7 мең сумлык товар урлаган.
Гоголь урамындагы кибеттән 2 мең ярым сумлык товар урланган. Моның буенча элек хөкемдә булган Казанда яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз шик астына алынган.
40 яшьлек яшел үзәнленең югалткан банк картасыннан 19 мең сум акчасы алынган. Моның буенча кара кепка, кара олимпийка, кара ыштан, кара кроссовки һәм битенә битлек кигән 25-30 яшьләр тирәсендәге ир кеше шик астына алынган.
64 яшьлек яшел үзәнле банктан дип шалтыратучыга ышанып, санкцияләнмәгән акча алуны туктату өчен, мошенниклар кармагына эләккән һәм 109 мең сум акчасыннан колак каккан.
Шундый ук юл белән 39 яшьлек хатын-кызның да банк картасыннан 147 меңен алганнар.
64 яшьлек яшел үзәнле шикле килешүгә кул куеп, фатирыннан мәхрүм калган. Моны 39 һәм 34 яшьлек ике ир-ат кылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев