Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Алкоголь китергән чыгымнарны санап бетерерлек түгел

Алкогольле эчемлек куллануда машина йөртүчеләр кимен куймый. Аларны әледән-әле автоинспекторлар тоткарлап тора. Ни өчен эчкән килеш юлга чыгалардыр, менә монысы гаҗәп. Күбесе чыгу белән тотыла да бит инде. Ярый әле тотылалар, чөнки фаҗига-мазар ясарга да мөмкиннәр.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең соңгы планлы тикшерүендә С.А.Никитин һәм Е.С.Шегамов йөртүендәге автомобильләр шикләнеп тоткарлана. Шикләнүләре махсус приборлар нәтиҗәсендә тикшерүләрдән соң раслана. Бу кешеләргә карата РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелә.
Җәмәгать судында Никитин – 1 ел 7 айга, ә Шегамов 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Икесенә дә 30ар мең сум күләмендә штраф салына. Шулай итеп, кулланган эчемлекләр бик зур суммага төшә. Үкенерлек гамәл бу. Мондый тәртипсезләрдән башкалар да сабак алсын иде. Түлисе килми бит. Әмма кирәк, чөнки җинаять җаваплылыгына да тартулары бар. 60 көн эчендә штрафыңны түләмәсәң, аның суммасы икеләтә арта. Белеп торыгыз!

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев