Зур Завод урамындагы шәхси йортта янгын чыккан
Яшәеш

Зур Завод урамындагы шәхси йортта янгын чыккан

4 – 10 ноябрь көннәрендә янгын сүндерү хезмәтенә 4 янгын чыгу турында хәбәр килгән.

Октябрьский бистәсенең Гоголь урамында 21 квад­рат метр мәйданда мунча янган. Сәбәбе – төтен торбасының дөрес урнаштырылмавы. Кешеләр зыян күрмәгән.

Озерная урамында 9 квадрат метрда чүп-чар янган.

Зур Завод урамындагы шәхси йортта янгын ризык әзерләгәндә ут белән сакзызлыктан чыккан. Йортның 70 квадрат метрына зыян килгән.

«Лесовод» бакчачылык җәмгыятендәге мунчада янгын мичтән файдаланганда чыккан. Нәтиҗәдә, мунчаның 6 квадрат метрда түшәме янган.


Нет комментариев