Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Зур югалту...

***

Бүген озак авырудан соң сәламәтлек саклау ветераны, онколог-гинеколог Наҗия Шәрәповна Шәйхелисламова вафат булды. 

Ул медицина өлкәсендә 55 ел хезмәт итте. Наҗия Шәрәп кызы безнең бала тудыру йортында, онкология бүлегендә, консультатив-диагностик поликлиникада эшләде. Озак еллар шәһәр һәм районның онкология хезмәтен җитәкләде. Онкоавыруларны дәвалау буенча алдынгы идеяләрне һәм технологияләрне гамәлгә кертте.

Үзенең бай профессиональ тәҗрибәсен табиб Яшел Үзән медицина училищесы студентларына 30 ел дәвамында тапшырды. Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе яшь белгечләренең остазы булды.

Хастаханә җитәкчелеге һәм коллективы Наҗия ханымның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Бүген, 31 августта, 12.30 сәгатьтә Волгоград урамы, 48нче йорт адресы буенча урнашкан Яшел Үзән мәчетендә Наҗия Шәрәп кызы белән хушлашу узачак.

ЗЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев