Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Заикин урамында 19 яшьлек кыз билгесез матдә белән агуланган

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 955 чакыру килгән.

Шуларның 544е – шәһәрдән, 411е районнан булган. 350 кешене госпитализациялиләр: 234е – шәһәрдән, 116сы – районнан.


«Малахит» бакчачылык җәмгыя­тендә 17 яшьлек яшүсмер кайнар судан пешүләр алган. Аны хирургиягә китергәннәр.

«Весна» бакчачылык җәмгыятендә күкрәгенә пычак кадалган 46 яшьлек исерек хатын янына чакыру алына. Аны медиклар хирургия бүлегенә китергән.


Заикин урамында билгесез матдә белән агуланган (наркотик булырга мөмкин) кома хәлендәге 19 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтәләр һәм терапиягә алып киләләр.
«Майский» бакчачылык җәмгыятендә Идел елгасында баткан 88 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алына. Медиклар килгәндә хатын-кыз үлгән була инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев