Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты яшел үзәнлеләрне «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында катнашырга чакыра.
Анда биш яшь төркеме буенча теләгән һәркем катнаша ала: 1-4 сыйныф укучылары; 5-8 сыйныф укучылары; 9-11 сыйныф укучылары; 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар һәм 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.
Конкурс ике этапта үткәрелә: муниципаль һәм республика.
Беренче дүрт категориядәге республика этабында җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Беренче урын өчен-планшет, икенчегә – смартфон, «бронза» призер электрон китап алачак. Соңгы категориядә 50, 30 һәм 20 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр каралган.
Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 2 апреленә кадәр кабул ителә.
Барлык сораулар буенча Яшел Үзән шәһәре, Паратская ур., 15, тел. 4-98-60, 4-96-91. Бүлек җитәкчесе Багабиева Жанна Евгеньевна, эл.почта: Zhanna.Bagabieva@tatar.ru
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты сайтының «Грантлар, архив конкурслары " бүлегендә танышырга мөмкин»
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы#Архив эше буенча дәүләт комитеты
Нет комментариев