Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Җырчы Иркә Уфа тамашачысына сюрприз ясаган

Видео.

Иркә Уфада узган концертында тамашачысына сюрприз ясаган. Күптән түгел җырчы әнисе белән яздырган җырын тәкъдим иткән иде. Уфа концертында бу җырны әни һәм кыз бергә башкарган. Тамашачы җырчының әнисен сәхнәдән җибәрергә теләмәгән булса кирәк. Миңлебәдәр апа музыкасыз гына бер җыр да башкарган. Тамашачы бик көчле алкышлый.

Видео астына да бик күп матур комментарийлар калдырганнар:

- Нинди саф, моңлы тавыш Иркәнең әнисендә, колакка май булып ята;

- Искиткеч тавыш. Нишләп Иркә шул гомер әнисен күрсәтмичә торган?

- Тавышы Флера Сөләйманованыкы кебек;

- Кочаклап яратасы гына килә торган апа;

- Искиткеч! Казан концертларында да күрергә насыйп булсын;

- Апа, афәрин, рәхмәт! Моң агыла… Сезгә исәнлек-саулык, тыныч, бәхетле гомер телибез, – дип матур теләкләр дә язганнар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев