Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырчы, блогер Гүзәлем туачак баласының җенесен хәбәр итте

Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең икенче сабыйларын көтүләре турында язган идек. Бүген Гүзәлем озак саклаган серен чиште. Алар 21 июльдә үк гендер-пати үткәргән булган.

Видеоларда күренгәнчә, иҗади гаиләнең гендер-пати бәйрәменә иң якыннары җыйналган. Күпчелек малай өчен тавыш бирә, чөнки Гүзәлем белән Салаватның Мәдинә исемле кызлары бар инде.

Салават Миңнехановның күптәнге хыялы чынга ашкан. Матур гаилә малай, Мәдинәгә энекәш көтә. «Ышанып булмый. Аллаһ бик зурлады безне», – дип хәбәр итә бу хакта Гүзәлем.

«Мәдинәгә иптәш алып кайтырга ният бар. Кичә әтисе яңа уенчык алган – коляска, анда ике малай. Шуларга исем куштылар», – дип сөйләгән иде Гүзәлем былтыр «ТНВ» телеканалына кунакка килгәч.

«Берсе Ибраһим, икенчесе Габдулла. Шулар белән «Габдулла, Ибраһим дип, төне буе уйнап» йоклыйбыз инде», – диде Салават ул вакытта.

«Габдулла белән Ибраһимны көтәбез инде», – дигән иде Гүзәлем.

Туачак сабый Габдулламы, әллә Ибраһим булырмы? Көтәбез!

Сүз уңаеннан, Гүзәлемнең килендәше, ягъни Салаватның энесенең гаиләсендә дә өч кыздан соң малай туачак.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев