Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшелчәләр турында

КУКУРУЗ +Аны чәчләре белән пешерсәң яхшырак. Бу бигрәк тә олырак яшьтәгеләргә кагыла. Алар кукуруз пешергән суны эчсә сәламәтлекләренә файда алырлар, чөнки ул үт суын куу үзлегенә ия һәм кан тамырларындагы холестеринны да чыгара. Кукурузны әзрәк тозлап һәм ашыкмыйча ашарга кирәк, болай иткәндә тизрәк һәм яхшырак эшкәртелә. -Кайнап чыкканнан соң 10-15 минут пешерү җитә. Әйе, без моны 30-40 минут эшләргә күнеккән, тик хәзерге кукурузның әзрәк структурасы башка, аңарда клетчатка һәм крахмал әзрәк. Димәк, тизрәк пешә дә. Ә озак пешерсәк, аксымы тизрәк оеша һәм ул каты булачак.

КӘБЕСТӘ

 

+Пешереп ашарга кирәк. Бу биг­рәк тә брокколи белән кольрабига кагыла. Пешергәч ул җиңелрәк эшкәртелә.

-Чи килеш ашамаска тырышыгыз. Әзерләү алдыннан кәбестәне кайнар су белән коендырыгыз, болай итмәгәндә, гафу итегез, эчегез быгырдап аптыратачак. Куе яшел төстәге һәм яргаланган кәбестә аның нитратлы булуы турында искәртә. Күчәнен ашамаска тырышыгыз аның янында нитратлар күп туплана.

БӘРӘҢГЕ

+Пешергәндә аны салкын түгел, ә кайнап торган суга салыгыз. Болай иткәндә С витамины күбрәк сакланачак. Кабыгы белән пешергәне (яше дә, карты да) файдалырак, организмга калий һәм шул ук С витамины күбрәк керә. Һәм әле аның кабыгында крахмалны эшкәртергә ярдәм итүче матдәләр дә бар. Әгәр дә бәрәңге нинди дә булса химия белән зарарланган икән, бу очракта, һичшиксез әрчеп пешерегез. Бу яшелчә эрмекле һәм таралучан булган саен аңарда файдасыз крахмалның шулкадәр күп икәнлеген күрсәтә. Ә ул әзрәк булган саен продуктта клетчатка күбрәк, димәк эчәклек яхшырак чистара.

-Бәрәңгене яктыда сакларга ярамый. Бу очракта ул гастроэнтероколитка һәм агулануга китерүче солонин дигән зарарлы матдә туплый һәм яшелләнә. Тәүлек буе, һәр әбәттә бәрәңге ашарга ярамый, чөнки аңарда булган крахмал кан тамырларының ябышуына китерә. Аның бик калорияле ризык булуын да онытмагыз.

КЫЯР

+Аны кабыгы белән ашарга кирәк, күпчелек файдалы матдәләре нәкъ менә шунда «качкан». Тик файдалысы гына түгел, нитратларның да булуы бар. Шуңа да кыярны белгән кешедән алырга кирәк, ә иң ышанычлысы, әлбәттә, үзең үстергәне. Нитратлымы-түгелме икәнен белү өчен аның эчен күрергә кирәк – зарарлысының ул көпшәк була. Яки күпмедер вакыттан соң ул саргая.

-Озак яткан кыярны ашамавың хәерле. Шулай да чыгарып ташларга да ашыкмагыз. Кабыгын калынрак кисеп (бигрәк тә баш өлеш­ләрен, чөнки биредә нитратлар күбрәк туплана) кулланыгыз. Мондый кыярны тозлырак суда бер тәүлек «җебетеп» тә ашарга була. Әчесе һәм зарарлы матдәләре суга чыга, ә кыяр күпкә тәмлерәк һәм файдалырак була.

ПОМИДОР

+Аларны иң яхшысы кыздырып, йә булмаса киптереп ашау. Шулай иткәндә барлык файдалы матдәләре активрак тәэсир итә башлый, хәтта тромбларны да вата.
-Салатын майонез яки сыек май белән ашамаска тырышыгыз. Помидорда, кишер һәм чөгендердәге кебек үк, кузгалак кислотасы күп. Әгәр дә бу яшелчәләр кушылган салатны сөтле әйбер белән болгатмасаң, әлеге кислота канда кальций белән кушыла һәм бөерләрдә таш рәвешендә организмда утырып кала. Тик моның төп түгел, ә тирәнәйтүче фактор булуын әйтеп үтү дә дөрес булыр. Бөерләрдә таш барлык­ка килү мәсьәләсенә килгәндә, монда стресс һәм көненә 1,5-2 литрдан да ким су эчү күбрәк йогынты ясый. Әгәр дә помидор салатын, мәсәлән каймак белән болгатып ашасагыз, кузгалак кислотасы канга түгел, ә ашказанына эләгә һәм ул зарар китерми генә организмнан чыгарыла. Без салатта помидорны кыяр белән кушып ясарга күнеккән. Тик эш шунда, бу яшелчәләрдә бер-берсенең файдасын юкка чыгаручы аминокислоталар бар, шулай итеп, мондый ризыкның организм өчен бер тиенлек тә файдасы калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПОЛЕЗНАЯ ПИЩА ОВОЩИ ВИТАМИНЫ