ОВОЩИ тег белән яңалыклар
-
Яшелчәләр турында
БАКЛАЖАН +Кабыгы белән ашасаң файдалырак. Аңарда ракка каршы көрәшүче биофлавоноидлар күп. Баклажанның тышчасы, шулай ук, күз күремен яхшырта. Гомумән, барлык шәмәхә продуктларны (баклажан, слива, черника) «киемендә» килеш ашарга кирәк, чөнки аларда А витамины күп, ә ул күзгә бик кирәк. Тик әзерләр алдыннан кисәкләргә турап тоз сибәргә кирәк, берәр сәгатьтән ул сок чыгарып, әчесе бетә.
-
Яшелчәләр турында
КУКУРУЗ +Аны чәчләре белән пешерсәң яхшырак. Бу бигрәк тә олырак яшьтәгеләргә кагыла. Алар кукуруз пешергән суны эчсә сәламәтлекләренә файда алырлар, чөнки ул үт суын куу үзлегенә ия һәм кан тамырларындагы холестеринны да чыгара. Кукурузны әзрәк тозлап һәм ашыкмыйча ашарга кирәк, болай иткәндә тизрәк һәм яхшырак эшкәртелә. -Кайнап чыкканнан соң 10-15 минут пешерү җитә. Әйе, без моны 30-40 минут эшләргә күнеккән, тик хәзерге кукурузның әзрәк структурасы башка, аңарда клетчатка һәм крахмал әзрәк. Димәк, тизрәк пешә дә. Ә озак пешерсәк, аксымы тизрәк оеша һәм ул каты булачак.