Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатын-кыз эчкәннән дә яманы юк

Без бакчада үскән нигъмәтне дә куллана белмибез инде. Аннан, ни кызганыч, авыр язмышлы кешеләр дә арабызда бихисап.

Берничә тапкыр Яшел Үзән базарына җиләк сатарга бардым. Сүз дә юк, быел җиләк бик кыйммәт. Һәм сатып алучыларның да төрлесе бар. Күпләр җиләк-җимешне акчалы, баераклар гына ала дип уйлый торгандыр. Менә миннән бер олы яшьтәге апа сатып алды. «Оныкларымны сыйлыйм, бер көн – олысын, икенче көнне кечесен чакырам. Бик жәллим үзләрен, чөнки әниләре эчә, әйткәнне һич кенә дә тыңламый. Азрак булса да витамин ашап калсыннар иде», – дип күңелен бушатты ул. Уйга калдым. Без бакчада үскән нигъмәтне дә куллана белмибез инде. Аннан, ни кызганыч, авыр язмышлы кешеләр дә арабызда бихисап. Аллаһ кына сакласын, хатын-кыз эчкәннән дә яманы юк.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев