Халык шәһәр урамнарындагы әшәкелеккә зарлана
Шәһәр урамнарындагы әшәкелек турында халык еш кына зарланып социаль челтәрләрдә яза.
Ә бит чисталык күп очракта үзебездән дә тора. Бар шундый кешеләр, өйләрендә җыйган чүп-чар пакетын контейнерга илтеп ташламыйча, юл өстендә калдыру яки куак, агач асларына ташлауны кулайрак күрә. Ничек итеп, өйдән җыеп чыккан көнкүреш калдыкны юлга ташларга була?! Аннан кем җыярга тиеш дип уйлыйлар икән соң? Чисталыкта яшәве үзебезгә рәхәт бит.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев