Мәскәү астында һәлакәткә очраган SJ-100 якынча бер сәгать чамасы һавада булган.
Борт Луховица заводыннан ремонттан соң Внуково аэропортына очкан. Аның бердәнбер эксплуатанты, 2014 елда чыгарылганнан бирле, "Газпром-Авиа" компаниясе булган. Бортта булган ике пилот һәм штурман һәлак булган.
Ашыгыч хезмәтләр һәлакәт урынына килеп җиткән һәм аны чолгап алган. Самолет очып төшкән җирдә корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк. Авиакатастрофаны тикшерү белән МАК шөгыльләнәчәк. Җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев