Владимир Вавилов: "McDonald's һәм Coca-Cola юкка чыгу белән Россиядә сәламәт балалар саны артачак”
Яшәеш

Владимир Вавилов: "McDonald's һәм Coca-Cola юкка чыгу белән Россиядә сәламәт балалар саны артачак”

Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов McDonald 's һәм Coca-Colaның Россия базарыннан китүе балалар сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак, дип ышаныч белдерде.

"McDonald's һәм Coca-Cola ябылу сәбәпле, Россиядә сәламәт балалар күбрәк булачак, сез моны үзегез күрәчәксез», - дип саный җәмәгатьче. Шулай ук Владимир Вавилов сәламәтлек саклау өлкәсендәге санкцияләргә, нәкъ менә чит ил табибларының Россиядән онкологик авырулы балаларны дәвалаудан баш тартуына аңлатма бирде.

«Минем фикеремчә – болар табиблар түгел, ә вәхшиләр. Яман шеш белән авыручы баланың тормышы сәясәткә бәйле булырга тиеш түгел. Үз баласын теге яки бу сәбәпләр аркасында чит илгә чыгарырга теләгән ата-аналар өчен дәвалаудан баш тарту ахмаклык, - диде Татарстанда беренче хосписны төзүче.


Нет комментариев