Васильевода 27 яшьлек ир-ат күп санлы җәрәхәтләр белән реанимациягә эләккән
19 – 25 августта эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән.
Шуларның 27есе – шәһәрдә, 12се районда булган. 10 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 талау, 25 урлау, 9 мошенниклык теркәлгән.
Васильевоның Привокзальная урамыннан, күп санлы җәрәхәтләр белән, беркайда да эшләмәүче 27 яшьлек исерек ирне реанимациягә китергәннәр. Моның буенча тикшерү алып барыла.
Васильевоның Завод урамында күкрәгенә пычак кадалган беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган, 2021 елдан 2023 елга кадар административ хокук бозулар буенча 42 тапкыр җаваплылыкка тартылган 57 яшьлек бомж табылган. Аны дәваханәгә китергәннәр. Бу очрак буенча тикшерү алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев