Үзебезнең горурлык дип санаган нәрсә безне үтерә
Боланның бик тә эчәсе килгән, елга ярына килеп, судагы шәүләсендә үзенең тармакланып үскән мәһабәт мөгезенә сокланган.
«Мөгезләрем бик матур, ә менә аякларым нәзек һәм сыек», – дип уйлаган.
Шунда үзенә таба бик зур тизлектә арыслан йөгереп килүен күреп алган. Болан бар көченә качарга тырышкан, чапкан, әмма мөгезе белән агач ботакларына эләккән. Арыслан аның янына килеп җиткәндә, боланның башыннан: «Мин нинди ахмак! Үзебезнең горурлык дип санаган нәрсә безне үтерә. Ә коткара бөтенләй башкасы...» дигән уй үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев