«Ул бәхетсезлек китергән көнне бүгенгедәй хәтерли» (редакциягә килгән хат)
Лифт алтынчы белән җиденче катлар арасында тукталып калган. Вадим аның ишеген ачып, ике яшүсмерне сөйрәп алган һәм үзе, лифт төймәләрен тикшерү өчен, кабинкага төшкән. Кинәт...
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, газетаны менә июльдән алдыра башладым әле кабат. Күптән языла идем, аннары туктадым никтер. Акча ягы кысан чаклар да булгандыр инде. Менә ике ай була, шатланып бетә алмыйм язылганыма, рәхәтләнеп укыйм, көтеп алам. «Яшел Үзән» элеккеге кебек түгел, үзгәргән икән. Элек ул күбрәк рәсми иде дип әйтимме соң. Журналга охшаган хәзер.
Үзем бик күптән лаеклы ялда, пенсиягә чыккач та җиде ел эшләп, туктаган идем. Кулга каләм тотарга да вакытым бар, дигәндәй, күз алдымда булган гыйбрәтле кеше язмышы – инвалид абыйсыннан оялган һәм соңыннан үзе гарипләнеп, шул туганы кулына калган танышым турында язасым килде. Бәлки бастырырсыз.
Безнең Карамалы Тау таркалып утырган, зур авыл-бистә бит инде, төрле милләт яши. Шулай да, аралашып, дус гомер итәбез. Сүзем ерак түгел күршеләрем турында барыр.
Вадим гаиләләрендә төпчек. Әтисе ягыннан карасаң – төпчек, ә анасына – беренче бала. Элек әтисенең башка гаилә иде, тик хатыны авырып, утыз өч яшендә, бик иртә дөнья куйды. Кызлары Вера һәм уллары Витя белән тол калган Володяга балаларына әни булырдай яшь хатын эзләргә туры килде. Кемнәрне генә ярәшеп бетермәделәр, ул кырыкка җитеп килүче карт кыз Надяга өйләнде. Бер елдан уртак балалары Вадим туды. Ул дөньяга килгәндә Верага ундүрт, ә Витяга унике яшь иде.
Алтмыш яшьлек Володя эштән кайтып килгәндә, өйләренә дә күп калмаган иде, инфаркттан үлде. Ул вакытта Вадим унынчыны тәмамлады. Әниләре дә озак тормады, ике елдан онкологиядән китте. Ирен югалтуны бик авыр кичерде, үзен карамады, дәваланмады. Әнисен җирләгәч, Вадим армиягә китте, аннан кайткач, шәһәрдә – Йошкар-
Олада төпләнде.
Карамалы Тауга кайтып йөрмәде. Күңеле тартмаганнан түгел, ә абыйсыннан оялганнан. Чөнки Витя телсез һәм башкалар өчен сәер. Мөгрәгән сыман авазлар гына чыгара һәм кирәксә-кирәкмәсә дә гел елмая. Шул абыйсы аркасында Вадим кечкенәдән үк кимсетелде, иптәшләре мыскыл итеп котырталар иде. Ә инде Витя үзеннән сигез яшькә олырак, кыска буйлы кызга өйләнгәч, «мөгрәүче энекәше» янына «кәрлә» сүзе дә өстәлде. Артыннан гел дә «телсез һәм кәрлә энекәше» сүзләре белән бәйле кимсетүләрне ишетмәс өчен китте ул бистәдән.
Шәһәрдә тулай торакта бүлмәсе, эше (лифтер), йөри торган кызы булган. Өйләнешергә җыенганнар, әмма... Боларны Вадим миңа Карамалы Тауга кайткач сөйләде.
Ул бәхетсезлек китергән көнне бүгенгедәй хәтерли. Лифт алтынчы белән җиденче катлар арасында тукталып калган. Вадим аның ишеген ачып, ике яшүсмерне сөйрәп алган һәм үзе, лифт төймәләрен тикшерү өчен, кабинкага төшкән. Кинәт...
Мәдинә апагыз дип белерсез
Хатның дәвамын «Яшел Үзән» газетасының 34нче санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев