Укытучылар бервакытта да бүләкне сорап алмый
«Укытучылар хөрмәткә лаек» дигән язманы укыгач уйландым. Дөрес язган автор. Мин үзем дә гомер буе укытучы булып эшләгән кеше.
Боларның барысы да минем баштан узды. Төрле кеше бар. Кайбер әти-әниләр, баласы начар укуга карамастан, гаепне укытучыдан эзли, үзенең аз гына да тәрбия бирәсе килми, аннан соң, бүләк бирәләр дип, эче поша. Бервакытта да бүләкне сорап алган булмады. Хәзер дә шулайдыр дип уйлыйм. Белем биргән, шәхси вакытын да кызганмаган остазларын хөрмәтләү начар гамәл түгел. Әйе, укытучыларга хезмәт хакын бирәләр. Әмма бар нәрсәне дә акча белән бәяләргә ярамый. Укытучыга карата хөрмәт булган, бар һәм булачак. Башкача мөмкин түгел. Һәм аны кабул итеп ала белергә кирәк.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев