Уку елы башыннан Васильевода мәктәп автобусы йөри башлады
Васильево бистәсе халкы берничә тапкыр, мәгариф учреждениеләренең «Сосновый бор»дан һәм «Маяк» микрорайоныннан ерак булуын күздә тотып, мәктәп автобусын оештыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән, анда рейс автобуслары йөрмәгән.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев инициативасы һәм республика ярдәме белән 2нче Васильево мәктәбенә автобус тапшырылды. Элегрәк маршрутка комиссия тикшерү уздырды.
Бу уку елы башыннан автобус көн саен ике юнәлеш буенча йөри: 30 баланы «Сосновый бор» тукталышыннан алып китә һәм «Маяк» тукталышыннан бу маршрутта 60 бала йөри ала. Автобус көненә ике юнәлештә барлыгы 6 рейс ясый.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев