Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Украинада барган бәрелешләрдә бер улларын югалткан Новиковлар гаиләсе МХО зонасына икенче улларын озатты

«Вөҗдан кушуы буенча, җиңәр өчен барабыз»

Яшел Үзәндә үз теләге белән, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китүчеләр саны көннән-көн арта. Ел башыннан 150 кеше мондый җитди адымга барган. Июнь аенда гына да 20ләп кеше хәрбиләр рәтен тутырган. Бу көннәрдә Яшел Үзән хәрби комиссариаты тагын ике егетне илебез тынычлыгын сакларга озатты.

Йөзен күрсәтергә теләмәгән егетнең исеме Анатолий. Хәрби заводта, зарарлы шартларда эшләп, пенсиягә вакытыннан алдан чыга ул. Өйләнгән, балалары инде зур, тик гаиләсе белән яшәми.
– Балаларым үсте, лаеклы ялга чыктым. Димәк, илем алдында булган бурычымны үтәр вакыт җитте. Үз теләгем белән барам, дусларым, танышларым да шунда. Ник әле мин читтә калырга тиеш? – дип сөйли Анатолий.
Шул ук көнне Карамалы Тау бистәсендә яшәүче 24 яшьлек Николай Новиков та ерак юлга кузгалды. Аны озатырга дип, хәрби комиссариатка зур гаиләсе, якыннары килгән иде. Һәммәсе дә төпле фикерен хуп­лый, теләктәшлек белдерә.


– Махсус хәрби операциянең нәрсә икәнлеген, үзем барып күрмәсәм дә, яхшы беләм. Абыем шунда булды, дуслар белән дә даими аралашып торабыз. Бервакыт мунчадан чыккач, һавада аңлашылмый торган әйберләрнең, әллә самолет, әллә дрон, очып йөрүен күрдем. Менә бу очрак та үз ризалыгым белән контракт төзергә бер адым булды. Нәкъ менә хәзер илемне, якыннарымны якларга вакыт җитте дип уйлыйм. Әлбәттә, без җиңәчәкбез! Бәрелешләр тизрәк бетсен, күк йөзебез тыныч, аяз булсын иде дигән максатны күздә тотып, егетләргә ярдәмгә барабыз, – ди, үз хис-кичереш­ләрен аңлатып Николай Новиков.
Новиковлар гаиләсе бер улларын Украинада барган бәрелешләрдә югалткан инде. Зур хәсрәт кичерсәләр дә, Николай сайлаган адымга киртә куя алмыйлар. Киресенчә, шундый батыр ир-егетләр үстерүләре белән горурланалар!


– Николай авыррак холыклы булса да, бик ышанучан, игелек­ле кеше. Чөнки ул күп балалы гаиләдән һәм бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп үскәннәр. Ике яшь ярымлык Александра исемле кызыбызны тәрбиялибез. Тиздән балалар бакчасына китәчәк. Әлбәттә, иң әүвәл, бу карарны акылым кабул итмәде. Тик ирем ныклы итеп, «барам» дигәч, каршы бер сүз дә дәшмәдем. Әле китә генә, ә без инде сагынып, беренче ялга кайтуын көтәбез. Башымда фикерләр бик күп һәм мин аның болай гына түгел, ә илебез, гаиләбез тынычлыкта, дус булып яшәсен дип, сугышырга китүен яхшы аңлыйм, – ди күз яшьләрен сөртеп Анастасия Новикова.


Берәү дә артларыннан мылтык терәп мәҗбүр итми аларны. Шуңа да вөҗдан, йөрәк кушуы буенча, илебез, халкыбыз алдында булган бурычны үтәргә дип, мөһим адым ясаулары күпләргә үрнәк. Анатолий, Николай һәм барлык егетләребез дә туган якларына, яраткан гаиләләре янына тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтсын иде. Якыннары аларны зарыгып көтә.

Контракт буенча китәргә теләүчеләр бу адымның җитдилеген яхшы аңлый. Уенчык белән уйнарга түгел, ә Ватаныбызны сакларга баруларын беләләр. Без дә агитация эшләре алып барабыз. Бүгенге көндә Җиңү армиясенә кушылучыларга берьюлы 800 мең сум акча түләнә. Контракт төзергә теләүчеләр Туктаров урамы, 3нче йорт адресы буенча урнашкан хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефон: 8(84371) 5-95-81, – дип аңлата ЗМР хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Самат Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев