Уфаның «Нур» татар дәүләт театры Яшел Үзәнне гөрләтте
Уфаның «Нур» татар дәүләт театры соңгы елларда Яшел Үзәнне үз итте әле. Бу юлы Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» комедиясен сәхнәләштерделәр.
Беренчедән, залда алма төшәрлек тә урын булмау сөендерде. Татар спектакльләрен карарга сусаган икән райондашларыбыз. Һәркемнең дә Казанга барырга мөмкинлеге юк бит. Икенчедән, артистларның уйнаулары искиткеч югары дәрәҗәдә. Әйтерсең лә, уйнамыйлар, ә яшиләр. Уйландыра да, көлдерә дә, елата да. Чын күңелдән ял итеп, рухи азык туплап, ләззәт алып кайттык. Киләсе елга да уфалыларны көтеп калабыз.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Фото: Уфа "Нур" татар дәүләт театрының ВКдагы сәхифәсеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев