Тургенев урамында 70 яшьлек ирне улы кыйнаган
5 – 11 августта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 953 чакыру килгән.
Шуларның 562се – шәһәрдән, 391е районнан булган. 384 кешене госпитализацияләгәннәр: 273е – шәһәрдән, 11е – районнан.
Столичная урамында улы сугып, умыртка сөяген сындырган 72 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүчене медиклар травмпунктка китергән.
Тургенев урамында 70 яшьлек ирне дә улы кыйнаган. Зыян күрүчене район үзәк дәваханәсенә китергәннәр.
Медикларны Төзүчеләр проспектында билгесез затлар кыйнаудан зыян күргән 23 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыртканнар.
Ленин урамында билгесез затлар кыйнаудан 8 кабыргасы сынган 30 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Аны травматологиягә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев