ТР халкына җәмәгать транспортында шикле әйбер белән нишләргә кирәклеген искәрттеләр
Татарстан халкына җәмәгать транспортында йөргәндә һәрвакыт уяу һәм игътибарлы булырга кирәк.
Әгәр дә сез капчык, төргәк, тартма яки чит башка шикле әйбер тапсагыз, аны урыныннан күчерергә яки ачарга тырышмагыз – бу сезнең һәм башка пассажирлар гомере өчен куркыныч булырга мөмкин.
Мондый очракларда шунда ук табылган әйбер турында транспортның йөртүчесенә яки кондукторына хәбәр итәргә кирәк.
Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышлары янында, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, торак йортлар янында шикле әйберләргә игътибар итәргә кирәк.
Торак йортлар яки кешеләр күпләп җыела торган урыннар янында озак вакытка ташланган буш автомобильләрне яки нинди дә булса фатирда кешеләр төркеменең даими җыелуын сизсәгез, уяу булыгыз.
Шикле предметлар яки гамәлләр турында сез һәрвакыт түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итә аласыз: Казан халкы өчен - 292-50-10, 291-35-28 (полиция), 275-30-50 (транспорт буенча "Кайнар линия"), гомуми номерлар - 112 яки 012 (мобиль телефоннан бердәм коткару хезмәте), 231-45-55 (ТР буенча РФ куркынычсызлык идарәсе хезмәте (УФСБ) дежур бүлеге).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев