Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

ТР Транспорт министры Яшел Үзәндә

Бүген Яшел Үзәнгә эш визиты белән Фәрит Хәнифов килде һәм районның юл инфраструктурасының ничек яңартылуын шәхсән тикшерде.

Аның визиты «Зеленодольск» керү стеласы янында старт алды, аннары төп урамнарны: Башкала, Йошкар-Олинская, Октябрьский, Гоголь, Паратская, Новостроительная, Кооператив - урамнарын карау белән дәвам итте. Аерым игътибар капремонт таләп ителә торган Рогачев урамына бирелде.

Автотранспорт предприятиесендә яңа автобуслар кабул итү һәм базаны карау тантанасы узды.

Визит Администрациядә район юл үсеше буенча киңәшмә белән тәмамланды.

Яшел Үзән темпны тота!

Чарадан Илсөя Садыйкова ФОТОРЕПОРТАЖын тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев