ТР Министрлар Кабинеты МХО катнашучыларына бердәм ярдәм чараларын раслады
ТР Министрлар Кабинеты махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына бердәм ярдәм чараларын раслады. Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылды.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Документ Россия Президентының 2026 елның 15 маендагы МХО катнашучыларына һәм гражданнарның башка категорияләренә бердәм база ярдәм чаралары турындагы указын үтәү максатыннан кабул ителде.
Карар нигезендә, махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары дәүләт мәдәният һәм спорт оешмаларына, күргәзмәләргә, мәгариф, физкультура һәм спорт чараларына бушлай яки ташламалы шартларда йөри алачак. Шулай ук алар өчен йорт хуҗалыкларын газификацияләүгә 100 мең сумга кадәр субсидияләр, эшкә урнаштыруда, һөнәри белем алуда һәм үз эшен башлауда ярдәм каралган.
Моннан тыш, документ бушлай юридик ярдәмнең өстәмә гарантияләрен, чираттан тыш медицина ярдәме һәм санаторий-курорт дәвалау, шулай ук бушлай психологик һәм психотерапевтик ярдәм күрсәтүне күздә тота.
МХО катнашучыларының балалары өчен мәгариф өлкәсендә социаль ярдәм чаралары кертелә. Алар арасында – яшәү урыны буенча дәүләт балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә чираттан тыш кабул итү, ата-аналарны балалар бакчалары һәм озын көн төркемнәре өчен түләүдән тулысынча азат итү, бушлай өстәмә белем, дәүләт мәктәпләрендә һәм урта һөнәри белем оешмаларында бушлай туклану, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларына ташламалы путевкалар бар.
Карар шулай ук социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган гражданнарга социаль хезмәтләрне чираттан тыш бирүне карый.
Ярдәм чаралары МХО катнашучыларына, кораллы басып керүне һәм кораллы провокацияләрне кире кагу буенча бурычларны үтәгән затларга, 2014 елдан бирле Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында сугыш хәрәкәтләре катнашучыларына, аларның гаилә әгъзаларына, шул исәптән һәлак булган, хәбәрсез югалган һәм алган яралары яки авырулары аркасында вафат булган хәрбиләрнең гаиләләренә дә кагыла.
Ярдәм махсус хәрби операция тәмамланган елдан соңгы елның ахырына кадәр биреләчәк. МХОда катнашу нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен, шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен ярдәм чаралары вакытсыз билгеләнә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев