ТР буенча УФНС татарстанлыларга 30 апрельгә кадәр керемнәрен декларацияләргә кирәклеген искәртте
ТР буенча УФНС матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2025 елда мөлкәт сатудан, бүләкләрдән, лотереядән, арендадан яки салым агентлары булмаган башка чыганаклардан керем алган гражданнар салым органына үзләре исәп бирергә тиеш.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, Яшел Үзән Медиа
3-НДФЛ формасындагы декларация 2026 елның 30 апреленә кадәр (шул көнне дә кертеп) тапшырылырга тиеш. Билгеләнгән вакытта керемнәре турында исәп бирү шулай ук индивидуаль эшкуарларга, шәхси практика белән шөгыльләнгән нотариусларга, адвокатларга һәм адвокат кабинетлары оештырган затларга мәҗбүри.
Моны эшләүнең иң уңайлы ысулы — «Салым түләүченең физик затлар өчен шәхси кабинеты» сервисыннан файдалану. Декларациядә исәпләнгән салымны 2026 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев