Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормышта ишекләр бик күп һәм шуларның берсе артында – язмыш бүләге

***

Оныгы бабакае янына килгән. Карт аның хәлләре, эшләре турында сорашкан. Тик оныкның сөйләшәсе килмәгән.
– Бик авыр тормыш кичергән кеше сыман, арыган күренәсең, – дигән бабай.
– Син хаклы, минем тормышымда бер генә яхшы нәрсә дә юк, – дип авыр сулаган онык.
– Кәефеңне күтәрү өчен мин сиңа бүләк әзерләдем, – дигән бабай. – Өстәл тартмасына салып куйган идем, тик кайсына тык­канымны оныттым.

Бабайның өстәле борынгы, әллә ничә ишекле булган.
– Борчылма, мин аны бик тиз табам, – дип көлемсерәгән онык һәм берсе артыннан берсен ишекләрне ача башлаган.
Тиздән бүләк табылган һәм аның астында мондый язу килеп чыккан: «Тормышта ишекләр бик күп һәм шуларның берсе артында – язмыш бүләге. Берсе ачылсын өчен, җиде ишек шакырга кирәк, дигән бит борынгылар да».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев