Террорчылык акты турында ялган хәбәр тараткан кеше кылган эше өчен җинаять җаваплылыгына тартылачак
Хәзер ялган хәбәрләр таратып та кешеләрнең иминлегенә куркыныч янаучылар бар.
Еш кына яшүсмерләр дәресләрне, имтиханнарны уздыруга комачаулау яки аларны өзү максатыннан, коткару хезмәтенә, мәктәп директорына, укытучыларга телефон аша шалтырата һәм уку йортында салынган шартлаткыч турында хәбәр итә. Ул мондый шаярту тискәре нәтиҗәгә китермәячәк дип уйлый.
Әмма, хәбәр алынгач, бинадагы кешеләр эвакуацияләнә, шартлаткыч турында хәбәрне тикшерү өчен шактый көч һәм чара сарыф ителә. Коткаручылар, полиция, куркынычсызлык хезмәте, саперлар бинаны шартлаткыч җайланмаларны ачыклау өчен тикшерә.
Мондый шалтыратулар РФ ҖКның 207нче маддәсендә каралган террорчылык акты турында ялган хәбәр буларак квалификацияләнә, аны кылган өчен 200 мең сумга кадәр штраф яки унсигез айга кадәрге чорда хөкем ителгән кешенең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә җәза каралган, яки 480 сәгать, яки 1елдан 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яки 3 елга кадәр иреген чикләү, йә булмаса 3 елга кадәр мәҗбүри эш, 3 айдан 6 айга кадәр кулга алу яки 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.
РФ ҖКның 207нче маддәсенең икенче өлешенә ярашлы рәвештә, җинаять зур зыян китергән очракта, җаваплылык арттырыла. Китерелгән зыян 1 миллион сумнан артык булса, ул зур зыян дип таныла.
Әлеге төр җинаятьләр психологик дәрәҗәдә терроризм белән ассоциацияләнә, чөнки ул тормышның нормаль ритмын боза, экстремаль хәл тудыра, шактый көчләрне һәм чараларны куркыныч хәбәрне тикшерүгә һәм кешеләрне коткару өчен кисәтү характерындагы чаралар күрүгә төп эшчәнлектән читкә юнәлтә.
Ниятләнгән куркыныч турында ялган хәбәр җинаять составын тәшкил итми. Мондый гамәлләр ялган донос буларак квалификацияләнә.
Еш кына балалар телефон аша шартлаткыч турында хәбәр итеп, аларның мондый гамәлдә катнашын беркем дә ачыкламас дип өметләнә. Әмма бу зур ялгышлык булып тора, чөнки хәзерге заманда хокук саклау органнарының кирәкле ресурслары бар, алар шартлаткыч җайланма турында хәбәр итүченең үзен һәм телефон номерын гына түгел, ә әлеге шалтырату ясалган урынны да элементар рәвештә билгеләргә мөмкинлек бирә. 14 яшькә җиткән, террорчылык акты турында ялган хәбәр тараткан кеше кылган эше өчен җинаять җаваплылыгына тартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев