Күптән түгел генә Яшел Үзән суды 36 яшьлек казанлыга хөкем карары чыгарды.
Бу хәл агымдагы елның мартында була. Зур Ключи авылының бер йортында ике ир ызгышып китә. Шуларның берсе – Казаннан килгәне чалбар кесәсеннән пычак чыгара. Ул танышының күкрәгенә сул яктан – ике тапкыр, муенына бер тапкыр кадый. Ир шунда ук алган җәрәхәтләреннән үлә. Ә үтерүче шушы фаҗигале мизгелләрне дә үз файдасына куллана. Ул үзе белән йорттан телевизор урлап чыга.
– Суд аны нәтиҗәдә ике маддә буенча хөкем итте, –дип сөйли безгә прокурор ярдәмчесе Рифат Сафиуллин. – Берсе – кеше үтергән, икенчесе чит мөлкәтне урлаган өчен. Гаепләнүче гаебен таныды һәм аңа карата 8 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм җәзаны үтәргә җитди режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү турында карар чыгарылды.
Кеше гомерен чебен урынына да күрмәүчеләр бар шул. Бу адәм актыгы төрмәдә утырса да, исән-сау, срогын тутыргач чыгар, яшәр, ә менә үлгәннәргә кире кайту юк. Бик кызганыч.
Нет комментариев