Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанның халык артисты вафат

***

Әлмәт татар дәүләт драма театрының легендасы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев вафат. Аңа 82 яшь иде. Аны Әлмәтнең Үзәк мәчетеннән озатып, җир куенына иңдерделәр.

«Милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, кадерлебез Вәлиев Мөхәммәтшакир улы Камил вафат. Тормыш иптәше, театрыбызның нурлы артисты Луиза Солтанованың, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең, театр сәнгатен сөючеләрнең тирән кайгысын, кайтарып булмаслык югалту ачысын уртаклашабыз», – диелгән иде театрның хәбәрендә.

«Театрга мәхәббәтне Камил абый уятты»

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Кинәт булды. Көтмәгәндә булды. Төнге сәгать 1дә тыны кысылып дару эзләгән, «ашыгыч ярдәм» килгәндә йөрәге туктаган.

Камил абый – безнең иң дәрәҗәле актерыбыз бит инде ул. РСФСРның атказанган артисты булган башка кеше бездә әле юк. Гали Хөсәеновның актеры иде бит инде ул, аның бөтен спектакльләрендә уйнады. Гали Хөсәенов чорының безнең театрда алтын чор булуын беләсез. Әлмәт театры кайда гына булса да, беренче булып, Камил абый исемен телгә алалар иде. Өлкән буын: «Камил эшлиме әле?» – дип сорый иде. Театрыбызның йөзе иде инде. Формаль яктан, орденлы театр дип әйтсәк тә, ихлас итеп кенә әйтсәк тә, театрыбызның уңышларында Камил абыйның өлеше искиткеч зур.

Миндә театрга мәхәббәтне Камил абый уятты, дип, авыз тутырып әйтә алам. Нәкъ менә ул уйнаган персонажлар Әлмәт театрына мәхәббәт уятты. Чибәр иде, чибәрлеге белән, мәһабәтлеге белән, харизмасы белән җәлеп итә иде. Тавышы искиткеч. Мин Зәкия Туешева куелышында «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә Камил абыйның Шәкүрен әле дә хәтерлим. Гаҗәеп Шәкүр иде. Хәзер дә безнең яшьләр уйный ул спектакльне.

Камил абый тын гына яшәде. Нинди сәхнә «йолдызы» булуга карамастан, «публичный» булмады. Ул тынлык ярата иде. Бөтен юанычы табигатьтә иде. Балык тоту белән мәшгуль булды, әле күптән түгел генә балыкка барган, ди – шаккаттым.

Камил абый – комедияне дә, драманы да коеп куеп уйнаган актер. Ә бит махсус белеме дә юк иде, табигать биргән талант белән эшләде. Табигать аны шундый итеп яраткан. Бик күп артистларны эшкә һәм тәртипкә өйрәтте. Камил абый аяклы тарих иде. Ул бу җәһәттән үз миссиясен Рафик Таһировларга, Фикрәт Сибгатуллиннарга тапшырып калдырды. Бу – әле аңлап та бетереп булмаслык зур югалту.

Күңелемдә ниндидер якты сагыш. Кемнедер җәфаламыйча бу дөньядан тыйнак кына китеп барды. Мәңгелектә дә рухы шат булыр, Аллаһ боерса!»

«Тынлыкны тыңларга өйрәтте»

Камил Вәлиевлар буыны белән бүгенге труппаны бәйләп торучы Рафик Таһировның да сүзләрен җиткерәм.

Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров: «Татарда «остаз» дигән сүз бар. Ул мастер гына да түгел, укытучы гына да түгел. Ул шәп артист кына да түгел. Ул безнең буынның остазы булды. Әлмәт театрының мәшһүр Гали Хөсәеновлардан килгән традицияләрен какшатмыйча, безгә бирергә тырышты. Ул безгә аталарча киңәшләрен бирә белде. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да. Татарның җанын тоя белгән режиссер булды. Буш спектакльләр куймады, аның спектакльләре чиста, төгәл, матур, зәвыклы иде. Партнер буларак аның белән эшләү үзе рәхәт иде. Күз карашыннан, хәрәкәтеннән аның сине ничек үзгәртергә теләве, кузгалтуы күренеп тора. Ял иткәндә мәзәкләр сөйләшеп, театр «байка»ларын искә төшереп аралаша идек. Эштә җитди һәм кырыс булды, безгә иркәләнергә бирмәде.

Энергияне судан ала иде. Гомер буе балыкка йөрде. Тынлыкны тыңларга өйрәтте. Шәхес буларак көчле шәхес иде, инсульт кичерде, язва белән интегеп көчкә калды, ләкин сер бирмәде. Үзенчә үләннәр белән дәваланды һәм бөтен энергияне табигатьтән алды. Тукай әйтмешли, ул – табигать иркәсе».

Белешмә: Вәлиев Камил Мөхәммәтшакир улы 1942 елның 20 сентябрендә Башкортстанның Кандра районы Түбән Сәрдек авылында туа. Әлмәт татар дәүләт драма театрында 1964 елдан эшли.

1997-2004 елларда баш режиссер булып эшли. Р.Кинҗәбаевның «Гүргә керер сер иде», Ф.Садриевның «Безнең гомер язлары», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», И.Йомаголовның «Мәхәббәт кошлары», Д.Салиховның «Чукрак», Ф.Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?», Г.Исхаковның «Җырчы сандугачым» һ.б. әсәрләрне сәхнәләштерә.

(Кыскартып алынды)

Интертат

Фото: «Татар-информ» архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев