Татарстанлылар җылылык өчен арткан тариф буенча түләячәк – ул 6,7% ка күбрәк
Яшәеш

Татарстанлылар җылылык өчен арткан тариф буенча түләячәк – ул 6,7% ка күбрәк

Татарстан буенча уртача алганда, 1 июльдән халык өчен җылылык энергиясенә тариф 6,7% ка арткан. Җылылык энергиясенең уртача бәясе Гкал өчен 2012 сум 34 тиен тәшкил итә, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.

"Җылылык энергиясенә чыгымнарның артуы температура режимына турыдан-туры бәйле. Гадәттә, зур сумма кышның иң салкын айларында була", - диде спикер.

Җылылык чоры башлану белән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында җылылык өчен түләүләр барлыкка киләчәк, дип искәртте министр һәм гомумйорт исәпкә алу приборлары булганда, җылылык энергиясен фактик куллану буенча түләү башкарыла, дип төгәлләштерде.


Нет комментариев