Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанлылар «йолдызлар яву» күренешен күрә алачак: кайчан икәнен сөйлибез

Лирида метеорлар агымының активлык пигы бүген төнлә көтелә.

Бу хакта Казан федераль университеты (КФУ) Физика институтының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев университетның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ачык чыганаклар мәгълүматларына караганда, шәһәр яктылыгы шартларында күренүче «йолдызлар яву»ның реаль саны сәгатенә 2–3 объект тәшкил итә. Лиридалар активлыгы 14 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, ләкин метеорларның иң күп саны нәкъ 22 апрельдә күзәтеләчәк. Күзәтү өчен иң яхшы вакыт — төнге 23:00 дән 03:00 гә кадәр.

Эксперт күренешне оптикасыз күзәтергә һәм яктылык иң аз булган урыннарны сайларга киңәш итә. Юрий Нефедьев сүзләренчә, Лиридалар күзәтелә торган иң борынгы метеорлар агымнарының берсе булып кала. Профессор раслаганча, бу агым 3 мең елга якын күзәтелә.

Агым үз исемен Лира йолдызлыгыннан алган — аның радианты шунда урнашкан. Күрсәткеч булып бу йолдызлыктагы иң якты йолдыз — Вега хезмәт итә. Нефедьев раслаганча, Россия киңлекләрендә нәкъ менә Вега кичке күктә беренче булып күренә, ә Сириус горизонттан бик түбән тора һәм начаррак күренә.

Новости Татарстана

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев