Татарстан Республикасында яшәүчегә Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлар белән һөҗүмнәрен аклау буенча эш кузгатылган.
РФнең ТР буенча ФСБ хезмәтеннән «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, Казанда яшәүче 34 яшьлек ир-ат Telegramда Украина һөҗүмнәрен аклаучы комментарийлар урнаштырган. Ачыкланган материаллар Тикшерү комитетына тапшырылган, аннан соң ир-атка терроризмны аклау буенча эш кузгатылган.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә. Казанлыга 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Татар-информ
Нет комментариев