Инсульттан соң ясалган операциядән соң, 3 август көнне Татарстандагы популяр алып баручы Марат Газизов вафат булды.
Ул халыкка «Арча Шамкае» буларак билгеле.
Аны аңсыз хәлдә Казанга, МКДЦга алып килгәннәр. Якыннары, операциядән соң тернәкләнер, дип өметләнгәннәр.
Җирләү урыны әлегә билгесез.
Марат Газизов шуклыгы, шаянлыгы белән халык йөрәгендә калыр. Аның моңлы итеп, үз көенә генә җырлавы, тавышы да онытылмас.
Интертат
Комментарии
Без имени
0
0
Бик кызганыч. Алда күпме планнар булгандыр... Эх, язмыш, язмыш