Яшәеш

Татарстанда М7 трассасы участогында хәрәкәт вакытлыча туктатылачак

Осиново авылы янындагы М7 Волга трассасында 3 майда электр тапшыру линияләрен үзгәртеп кору сәбәпле, транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.

Бу хакта «Волга-Вятскуправтодор»ның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәрәкәт 10:00дән 10:30 сәгатькә кадәр М7 автомобиль юлының 787+575чакрымында туктатылачак.

Автомобильчеләргә билгеләнгән вакытта вакытлыча юл билгеләре таләпләрен үтәргә кушалар. Төзелеш-монтаж эшләре тәмамланганнан соң хәрәкәт гадәти режимга кайтачак.


Нет комментариев