Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда ишегалдын иң яхшы кышкы бизәүгә бәйге игълан ителде

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ишегалды территорияләрен иң яхшы кышкы бизәүгә «Ә безнең ишегалдында – 2026» конкурсы башлануын игълан итә. Катнашырга Татарстан халкы — шәхси йортларда да, күпфатирлы йортларда да яшәүчеләр чакырыла.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Конкурсның максаты — халкыбызның иҗади башлангычларын хуплау, тату күршелек мөнәсәбәтләрен үстерү, кышкы бәйрәм атмосферасы тудыру һәм ишегалларын бизәүдә оригиналь идеяләрне дәртләндерү.

Конкурста катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

  • бәйрәмчә бизәлгән ишегалдының фотосурәтләрен яисә видеоролигын ясарга;
  • бизәлешне тасвирлаган кыскача аңлатма әзерләргә;
  • торак пунктны һәм районны күрсәтергә.

Конкурс материалларын «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битегездә #аунасводворе2026 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Конкурс уздырылган чорда катнашучының бите ачык булырга тиеш. Бер катнашучы бер генә конкурс эше тәкъдим итә ала.

Гаризалар кабул итү 2026 елның 20 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр (шул көнне дә кертеп) дәвам итәчәк.

Тавыш бирү «Татар-информ» сайтында ике этапта узачак.

Беренче этап 28 гыйнвардан 1 февральгә кадәр үткәреләчәк, аның нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган 10 катнашучы финалга чыгачак. Тавыш бирүнең икенче этабы 3 февральдән 8 февральгә кадәр узачак, анда конкурсның өч җиңүчесе билгеләнәчәк.

Конкурска 2026 елның 10 февралендә нәтиҗә ясаячакбыз. Җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнәчәк, ә нәтиҗәләр турындагы мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгының сайтында һәм социаль челтәрләрендә басылып чыгачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев